news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тула өлкәсендә Россия Үзәк Диния нәзарәте составына кергән мөхтәсибәт эшли башлады

Россия Юстиция министрлыгының Тула өлкәсе буенча территориаль идарәсе тарафыннан Тула өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (Тула мөхтәсибәте) Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте составында теркәлгән.

Тула өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп Ришат хәзрәт Давыдов сайлана, ул бу вазифага Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Указы белән раслана, РФ Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. 

Билгеләп үтик, Тула өлкәсенең рәсми рәвештә теркәлгән беренче мөселман җәмгыяте – 1996 елдан бирле эшләп килүче «Иман» Мөселманнарның җирле дини оешмасы. Аның нигез салучы-рәисе – Ришат хәзрәт Давыдов. 

Ришат хәзрәт сүзләренчә, Тула мөхтәсибәтенең беренче чираттагы бурычлары арасында – төбәктә агарту эшен көчәйтү һәм Тула мөселманнары өчен тулы канлы мәчет төзү мәсьәләсен хәл итү.

Дин тотучыларны рухи яктан тукландыру, патриотик тәрбия бирү, социаль эшчәнлек, шул исәптән Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эш дәвам итә, конфессияара һәм милләтара диалог алып барыла, дәүләт-конфессияара мөнәсәбәтләр үсә, ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100