Тукайга багышланган чаралар Мәскәүдә дә уза
Тукайга багышланган чаралар Мәскәүдә дә уза
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Мәскәүдән алынган хәбәрләргә караганда, бу көннәрдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган чаралар Мәскәүдә дә уза. Иртәгә кич Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә башкаланың Татар милли-мәдәни мохтәрияте әдипнең туган көненә багышлап «Тукай укулары» дигән татар шигърияте бәйгесе үткәрә. Мондый бәйгеләр үткәрү биредә инде гадәткә кереп бара һәм алар башкалада яшәүче милләттәшләребез өчен чын мәгънәсендә шигърият бәйрәменә әверелә. Аларны үткәрү шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтәрияте өчен дә матур бер йолага әверелеп бара. Чөнки оешманың төп максаты — татар мәдәниятен саклап калу һәм үстерү, халкыбызга тугры хезмәт итү.
Бу көннәрдә башкалада Г.Тукай истәлегенә багышланган башка чаралар да уздырылды.