news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районында үтерелгән кызны Ижевскида җирләделәр

Сабринаның әнисе кызын җирләү мәрәсимендә төшерелгән кадрларны социаль челтәргә куйды.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанның Тукай районында Алсу исемле хатынны һәм аның ике туган сеңлесе Сабринаны үтергәннәр. Сабринаны кичә Ижевскида җир куенына иңдерделәр.

Сабринаның әнисе кызын җирләү мәрәсимендә төшерелгән кадрларны социаль челтәргә куйды. Сабринаны соңгы юлга озатырга аның күп санлы дуслары һәм туганнары килде. Алар мәрхүмәләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты.

«Кем өчендер тормыш тукталды, ә башкалар өчен ул аңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. Боларны кичерергә Аллаһтан көч сорыйм. Сабринаның урыны җәннәттә», — һәлак булган кызның әнисе социаль челтәрдәге үз битендә әнә шулай дип яза.

Исегезгә төшерәбез, канлы фаҗига Тукай районының Мәләкәс авылында булды. Якынча версия буенча, туйдан соң өч көн үткәч, 25 яшьлек Чаллы егете Тимур үз хатыны Алсуны һәм аның сеңлесе Сабринаны вәхшиләрчә үтергән. Апалы-сеңелле кызларны үтергәч, Тимур сейфтан әтисенең мылтыгын ала һәм машинасында үз-үзен атып үтерә, дип фаразлыйлар.

Әлеге хәлдән соң ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү турында җинаять эше ачыла. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100