Тукай районының Яңа бистәсеннән мобилизацияләнгән әти кеше улын котлап видео җибәргән

Тукай районының Яңа бистәсеннән мобилизацияләнгән әти кеше улын котлап видео җибәргән. Аның малаена биш яшь тулган.
«Якты юл» сайтында хәбәр ителгәнчә, әтисе, хезмәттәшләре белән бергә йөрәк формасы ясап тезелеп баскан һәм котлау сүзләре юллаган. Бүләк Казаннан хәрби әзерлек полигоныннан килгән.