Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тукай районында тимер юл хезмәткәрләренә акчалата премия тапшырылды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тукай районының Круглое Поле күпфункцияле үзәгендә Тимер юлчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган чара узды. Тимер юлда көчле, һәм ышанычлы кешеләр генә хезмәт итә. Чарада юл тармагы алдынгыларын котлап алкышлар тынмады, җылы сүзләр яңгырады.
Чарада Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев булды. Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатларыннан тыш, тимер юл транспортында намуслы хезмәт куючыларга аерым уңышлары һәм тармак үсешенә шәхси өлешләре өчен акчалата премияләр дә тапшырылды. Анда тимер юл хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында Тукай районы талантлары чыгыш ясады. Бу турыда «Якты юл» сайтында хәбәр ителә.
Анда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков, Куйбышев тимер юлы башлыгы урынбасары Марс Хәйруллин, Татарстан буенча Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы генераль директоры Фәрид Бәшәров, Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз