Туфан Миңнуллин театр сөючеләр яшь тамашачылар белән очрашты
Туфан Миңнуллин театр сөючеләр яшь тамашачылар белән очрашты
(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында (ТДЯТТ) “Туфан абый һәм балалар” дип исемләнгән театр атналыгы кысаларында драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, Россиянең К.Станиславский исемендәге һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Туфан Миңнуллин театрның яшь тамашачылары белән очрашты. Очрашуга кече һәм урта яшьтәге мәктәп балары килгән иде. Алар үзләрен кызыксындырган “Спортның нинди төрен яратасыз?”, “Кайчан пьесалар яза башладыгыз?”, “Киносценарий язарга җыенмыйсызмы?” кебек күп кенә сорауларга җаваплар ала алды. Соңыннан исә балалар Т.Миңнуллин белән бергәләп, аның “Гашыйк буласым килә” дип исемләнгән пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльне карады.
Спектакльдән соң, драматургны олы юбилее белән янә бер тәбрикләп, очрашу төсе итеп һәм гел шушы спектакль үзен хәтерләтеп торсын өчен, аңа балалар һәм театр коллективы исеменнән уенчык көчек бүләк ителде.