news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Туендыручысын югалткан 80 яшьлек кешеләрнең пенсиясе яңадан исәпләнәчәк

2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны үзләре тикшерә.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Пенсия фонды өлкәннәрнең пенсияләрен автомат рәвештә яңа төргә күчерәчәк, бу аларга түләү күләмен арттыру мөмкинлеге бирәчәк. Сүз 80 яшьлек пенсионерлар — туендыручысын югалту буенча пенсия алучылар турында бара.

Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гамәлдәге пенсия законнары нигезендә, картлык буенча хезмәт пенсиясе алучы гражданнарга 80 яшь тулгач, арттырылган түләү билгеләнә. Бу пенсиягә сизелерлек акчалата өстәмә булып тора.

Әмма закон нормалары бары тик иминият пенсияләре алучыларга гына кагыла. Димәк, туендыручысын югалту сәбәпле, пенсия алучылар алар өчен отышлы булган пенсия төренә бары тик гариза язып кына күчә ала иде.

«2022 елның гыйнварыннан Пенсия фонды белгечләре пенсия эше материаллары буенча мәгълүматны үзләре тикшерә һәм, әгәр шул ук вакытта 80 яшьлек гражданинның пенсиясе чыннан да арта икән, түләүләр автомат режимда күчереләчәк», — диделәр Россия Пенсия фондында.

Татарстанда яшәүчеләр пенсия түләүләренә кагылышлы сорауларны бердәм элемтә үзәгенең телефонына (8 (800) 600-00-00) шалтырып бирә ала. Шалтырату бушлай.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100