news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубылда Зәйтүнә Тычинских «Вәлиев укулары» оештырды

Тубылда Зәйтүнә Тычинских «Вәлиев укулары» оештырды
http://yanarish72.ru

Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Рәүфә Кангазинаның «Тубылда «Вәлиев укулары» узды» дигән язмасы чыкты.

Тубыл шәһәрендә күренекле галим, тарих фәннәре докторы, этнограф, халыкара төрки академиясе әгъзасы, Татарстанның атказанган эшлеклесе, профессор Фоат Вәлиевны зурлап, истәлегенә багышлап аның шәкерте, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских «Вәлиев укулары» дип аталган түгәрәк өстәл оештырды. Чара Россия фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясенең уку залында узды.

Төмән, Тубыл, Казан шәһәрләреннән, районнардан килгән галимнәр, укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләүче якташларыбыз түгәрәк өстәл артында татар халкы өчен мөһим, кызыклы темалар буенча фикер алыштылар, фәнни чыгышлары яңгырады.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков «Татар халкының этник әсәрләре һәм себер татарлары дастаннары» темасына, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов «Көнчыгыш Себердә төрки–татар топонимик системасы», Алинә Хөсәенова «Милли мәдәни мирас. Себергә фәнни экспедицияләр эзеннән», педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков «Сатылган авылы тарихыннан», РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева «Комарау, Саускан авылары тарихы», Фәүсия Марганова «Себер татарларының халык әкиятләрендә менталитетын чагылдыру» темалары буенча һәм башка чыгышларны катнашучылар, кунаклар зур игътибар белән тыңладылар.

Түгәрәк өстәл утырышының төп темасын яктыртып сөйләгән тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихның галимнең туган ягы – Омск өлкәсенең Еланлы авылында үскән, Омск педагогия институтын тәмамлаган, Бөек Ватан сугышы ветераны булган, аннары Казан институтында эшләү дәверендә зур уңышларга ирешүе, фәнни юнәлештә галим хезмәтләрен себер татарлары һәм себер бохарлыларын өйрәнүгә багышлаганы турында сөйләде. Аның чыгышы галимнең тормыш юлына багышланган фотопрезентациядә күрсәтелеп барды.

- Фоат Вәлиевнең укуын һәм педагогик эшчәнлеген хәрби хезмәт, аннары Бөек Ватан сугышы өзә. Аның тормышында сугыш еллары, хәрби хезмәт мөһим роль уйный. Совет Армиясендә хезмәт итеп 1940-1945 `һәм 1950-1961 елларда полковник дәрәҗәсендә хәрби хезмәтен тәмамлый. Бөек Ватан сугышында ул I-II дәрәҗәдәге өч «Ватан сугышы» ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә.

Фоат Вәлиевнең фәнни эзләнүләренең төп нәтиҗәләре -»Көнбатыш Себер татарлары XIX гасыр башында: тарихи этнографик очерклар», «Себер татарлары: мәдәният һәм көнкүреш», «Себер татарлары: этномәдәни һәм сәяси проблемалар», «Көнбатыш Себер татарлары: тарих һәм мәдәният» (Н.Томилов белән берлектә) чыккан китап, 130дан артык фәнни мәкалә, 4 монография чыккан.

Тубыллылар Фоат абый һәм аның тормыш иптәше, галимә Суфия Исхакованы яхшы хәтерлиләр. Алар безнең шәһәрдә күп мәртәбә булдылар, фәнни конференцияләрдә катнаштылар. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар белән без ел саен 14 ноябрьдә Фоат абый Вәлиевне искә алып «Вәлиев укулары» үткәреп торырга дигән карар кабул иттек, - дип сөйләде Зәйтүнә Тычинских.

Себер тарихы, теле, туган як темалары белән бәйле, эчтәлекле чыгышларга бай булган чарада мәктәп укучыларының катнашканы бик сөендерде. «Вәлиев укулары» кысаларында танылган этномузыка белгече Илгиз Кадыйровның «Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы» дип аталган китап презентациясе үтте. Китапны кунаклар һәм делегатлар игътибарына филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова тәкъдим итте.

Ул җыентыкка себер татарларының туй фольклоры үрнәге булган 88 җыр ноталары белән бергә урнаштырылганы, автор җырларны Омск, Төмән, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләрендә үткәрелгән экспедицияләрдә җыйганы турында сөйләде. Җыентыкка Илгиз Кадыйровның фәнни хезмәтләре дә урнаштырылган.

Зәйтүнә Тычинских чарага йомгак ясап: «Бүгенге чарада галимнәребезнең чыгышлары уңышлы, фикер алышулар нәтиҗәле булды. Кабул ителгән карарлар тормышка ашсын», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100