news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл татарлары «Иң җырлый торган гаилә» бәйгесенә йомгак ясады

Фестивальдә Альберт Колмәмәтов «Халык җырларын башкару» номинациясендә җиңү яулады.

Тубыл татарлары «Иң җырлый торган гаилә» бәйгесенә йомгак ясады
http://yanarish72.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Төмән татарларының «Яңарыш» сайтында Римма Умитбаеваның «Иҗади егет уңышлары» дигән язмасы чыкты.

Тубыл шәһәренең гомуми белем бирү оешмалары арасында «Иң җырлый торган гаилә» дип исемләнгән гаилә вокалы иҗаты фестивале җиңүчеләрен билгеләде. Фестивальдә катнашкан 12 нче мәктәп укучысы Альберт Колмәмәтов «Халык җырларын башкару» номинациясендә җиңү яулады.

Әлеге конкурсның төп максаты — гаиләнең социаль һәм иҗади активлыгын арттыру, уртак гаилә иҗаты традицияләрен яңарту булды.

Фестивальдә «Туган ягым», «Россия», «Тубыл», «Гаилә» дигән номинацияләрдә жюри әгъзалары игътибарына җырлар тәкъдим иттеләр. Альберт Колмәмәтов «Халык җырлары» һәм «Эстрада вокалы» жанрларында «Сабантуй» җырын башкарып җиңү яулады.

«Мин халык җырларын башкарып 1 дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләндем. Кече вакытымнан татар җырларын яратам. Үзем Ишмәт авылында тудым, Байкалово мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыган вакытымда татар җырларын тыңлап, өйрәнеп үстем. Башлангыч сыйныфларда укыган вакытымнан төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнаштым. Әти-әнием шәһәргә күченеп килгәннән бирле, А.Алябьев исемендәге балалар сәнгате мәктәбендә өстәмә белем алам. Уңышларым өчен вокалга өйрәткән укытучым Светлана Бриескога, баянда уйнарга өйрәтүче Татьяна Ивановага рәхмәтлемен. Үзлектән биергә дә өйрәндем.

Татар җырларына, татар теленә, сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләгән әнием — Әлбинур Абайдулла кызына, әтием — Рәшид Хәмитулла улына чиксез рәхмәтлемен. Аларның тырышлыгы белән мин өлкә күләмендә узган бәйгеләрдә катнаштым. Әти-әнием миңа милли костюмнар алырга да ярдәм иттеләр. Конкурста катнашып, туган телемдә җырлап җиңү яулаганыма мин шатмын.

Сынатмадык, җиңүчеләр рәтендә булдык. Бу конкурста минем җырымны үзләренең чыгышы белән бизәгән Асия апа Сияутдиновага, Ринат энемә, әти-әниемә рәхмәтлемен. Якыннарым тырышып җырладылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Мин сәхнәгә аларның ярдәмен, киңәшләрен тоеп чыгамын. Бәйге гаилә бәйрәменә әверелде», — дип сөйләде ул.

Һәр бәйге сәләтеңне сынап карау өчен яңа мөмкинлек бирә. Бу алга таба үсеш, яңа белем алырга стимул да. 9 нчы сыйныф укучысы Альберт Колмәмәтовка алга таба да укуында һәм иҗатында уңышлар телибез.

«Иң җырлый торган гаилә» бәйгесе катнашкан балалар һәм әти-әниләре өчен онытылмаслык күңелле вакыйга буларак истә калыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100