news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тубыл шәһәрендә «Искернең тарихи язмышы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды

Новокузнецк шәһәренең «Чулпан» мәчете имам-хатыйбы Әнвәр хәзрәт Аширов Себер татарларының XIII «Искер җыены» Халыкара тарихи-мәдәни мирас фестивале кысаларында узган XIV «Искернең тарихи язмышы» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференцияне Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре «Мирас» Төбәк татар иҗтимагый оешмасы үткәрде. Әнвәр хәзрәтнең «XVII йөз башыннан Кузбасска татарларның күченүе» дигән доклады чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Конференция ахырында кунаклар өчен Тубыл шәһәре һәм Тубыл районындагы тарихи урыннар (Кремль, Татар бистәсе, Чуваш борыны, Ханбикә Сүзге тавы һ.б.) буйлап экскурсия оештырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100