Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбәтәй киеп чыккан татар егете Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче җиңүен яулады
Татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов UFC чемпионатында беренче чыгышында грек көрәшчесе Андреас Михайлидисны җиңде. Шул рәвешле, үзенең гомуми җиңүләр серисен 19 көрәшкә җиткерде. Бу турыда «Чемпионат» хәбәр итте.
Алдан вәгъдә иткәнчә, Ринат аренага кара төстәге түбәтәй киеп чыкты.
Бу көрәштә Ринат Фхретдиновның секунданты Олег Тактаров булды. 1995 елда ул үзе дә Россиядән чемпион булган иде.
Ринат Фәхртединов UFC чемпионатында чыгыш ясаучы беренче татар спортчысы.
- Катнаш көрәш төрендә чыгыш ясаучы Ринат Фәхретдинов аренага түбәтәйдән чыгачак, дип язган идек.
- Фәхретдинов UFC мәйданына түбәтәйдә чыгуы турында: «Мин – татар, бу – хөрмәт билгесе», – дип әйтте.
- Ultimate Fighting Championship — АКШта урнашкан спорт оешмасы, бөтен дөньяда катнаш көрәш буенча турнирлар уздыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз