news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Новгородта «Тыныч күршеләр» күргәзмәсе ачылды

Түбән Новгородта «Тыныч күршеләр» күргәзмәсе ачылды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Түбән Новгородта «Тыныч күршеләр» мәгълүмати-күргәзмә проекты гамәлгә ашырыла. Ул өлкәнең мәдәни күптөрлелеге белән таныштыруны максат итеп куя. Проект кысаларында төрле халыкларның традицияләре һәм аларны берләштерә торган билгеләр күрсәтелә, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Проектта төбәктә яшәүче һәм төрле милләттән (рус, татар, кытай, чуваш, мордва, чечен) булган 10 герой катнаша. Проект кысаларында җирле татар оешмасы активисты, алып баручы, укытучы, театр артисты Альберт Йосыпов Түбән Новгород татарлары турында сөйләде һәм Александр Твардовскийның шигырьләрен укыды.

Күргәзмәләрнең нигезендә — геройларның милли киемнәрдәге портретлары. Фотолар Түбән Новгород Кремлендә төшерелгән. Бу урын шәһәрнең халыклар бердәмлеге символы булып тора. Һәр стендта геройның цитатасы һәм видеороликлар белән танышу мөмкинлеген бирә торган QR-код урнаштырылган.

Видеодагы геройлар үзләре, үз халкының гореф-гадәтләре турында сөйли һәм рус шигъриятеннән күңелләренә хуш килгән юлларны укый. Шул рәвешле, проект һәр мәдәниятнең уникальлеген гомуми мәдәни код белән берләштерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot