news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород халкын шәһәр башлыгы Сабан туй бәйрәме белән котлады

Түбән Новгород халкын Сабан туй бәйрәме белән шәһәр башлыгы Юрий Шалабаев котлады. Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән бәйрәмдә мактаулы кунак буларак өлкә мөселманнары лидеры, Түбән Новгород өлкәсе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Гаяз хәзрәт Закиров катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә шулай ук Сергач, Княгинино һәм Спас районнарының баш имамы Марат хәзрәт Сәлахетдинов та килгән иде.

Чарада халык музыкантлары, татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады, «Дуслык күпере» милләтара фестивале, күргәзмә-сатулар, милли уеннар һәм мастер-класслар, декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе, «Түбән Новгород татарлары: фотода - тарих» фотокүргәзмәсе, спорт ярышлары оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100