news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгородта Нижгар Сабантуе узачак

13 августта Түбән Новгородның «Швейцария» паркында «Нижгар Сабантуе-2022» узачак. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итте.

Түбән Новгородта Сабантуй 1980 еллар азагыннан бирле үткәрелә һәм шул вакыттан бирле ул ел саен «Беренче май» паркында оештырылган. 2022 елда Түбән Новгород Сабантуе беренче тапкыр яңа урында – «Швейцария» паркында узачак.

Бәйрәмне «Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы, Түбән Новгород татарларының «Нур» дип аталган җирле милли-мәдәни автономиясе Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте, Татарстан Республикасы хөкүмәте, Халыклар бердәмлеге йорты ярдәме белән оештыра.

Бәйрәм программасына кашык кабып йөгерү, көянтә белән узышу, аркан тарту, капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, чүлмәк вату кебек милли уеннар кертелгән. Көрәш 12 яшьтән зуррак малайлар арасында һәм өлкәннәр арасында үтәчәк. Нижгар Сабантуенда шулай ук татарча дискотека оештырылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100