Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Новгород табиблары Кама Тамагына «Авыл табибы» программасы буенча күчте
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенә берьюлы ике табиб эшкә урнашты: табиб-невролог Лариса Жукова һәм табиб-психиатр-нарколог Евгений Жуков.
Ирле-хатынлы табиблар Түбән Новгород өлкәсенең Перевоз шәһәреннән «Авыл табибы» программасы буенча күчеп килделәр.
Евгений ЖУков билгеләп үткәнчә, алар Кама Тамагын нәкъ менә шушы хастаханәдә аларның белгечлекләренең табиблары таләп ителгәнгә сайлаганнар. Шулай ук аларны районның табигате, матурлыгы һәм уңайлы урнашуы - аларның дусларына һәм туганнарына якынлыгы җәлеп иткән.
Жуковлар күп балалы гаилә, кечкенә балалары Кама Тамагындагы балалар бакчасына йөри инде, олыраклары 1 сентябрьдә биредәге мәктәпкә барачак.
«Авыл табибы» программасы «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында авыл җирлегенә эшкә килгән белгечләр бер тапкыр бирелә торган түләү алалар. Бер медицина хезмәткәре өчен ул 1 млн сумнан 1,5 млн сумга кадәр тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз