news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Новгород паркында Сабан туе була

13 августта Түбән Новгородның «Швейцария» паркында беренче тапкыр «Нижгар Сабан туе» узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны «Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе», Түбән Новгород татарларының «Нур» җирле милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмалары Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте, Түбән Новгород хакимияте, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Халыклар бердәмлеге йорты ярдәмендә оештыра.

Сабан туеның бәйрәм программасында җитәкчеләр, иҗат коллективлары һәм башкаручылар, Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан Республикасының милли-мәдәни берләшмә вәкилләре катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100