news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Каманың мактаулы гражданины ГТО нормативын үтәде

Түбән Камада «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул» кышкы фестивале узды. 1нче спорт мәктәбендә хезмәткәрләр арасында нормативлар кабул ителде.

Иң өлкән катнашучы Түбән Каманың мактаулы гражданины Николай Моржин булды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Николай Сергеевич хезмәттәшләреннән артта калмыйча, алтын билгесенә барлык нормативларны да үтәде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук ГТО нормативын алтын билгесенә спорт гимнастикасы буенча тренер Александр Тураев та тапшырды. Аңа 50 яшь булуга карамастан, ул 21 тапкыр турникта күтәрелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100