Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә агачларны файдалы рәсемнәр белән бизәячәкләр
СИБУРның «Яхшы эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы «Урман формуласы» проекты кысаларында мәктәп һәм мәктәп урманчылыклары өчен грант конкурсына йомгак ясалды. Татарстаннан җиңүче булып Түбән Каманың «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгы проекты танылды.
Кызыл Чишмә бистәсенең урман-парк зонасында мәктәп урманчылыгы активистлары, сәнгать мәктәпләре укучылары, Түбән Кама халкы һәм кунаклары «Урман әкиятләре - дендрограффити урманны саклауда» акциясенә кушылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә
Алар имәннең ачык суыклык ярыкларында урман флора һәм фаунасы рәсемнәрен төшерәчәкләр, бу исә агачларны савыктыруга ярдәм итәргә, шулай ук урман паркына килүчеләр арасында популяр җәяүлеләр маршрутларын бизәргә тиеш.
«СИБУР безнең проектка ярдәм итәргә карар кабул итүенә без бик шат. Шәһәр халкы җирле рәссамнар иҗаты белән таныша, күбрәк яшүсмер ихтыярый ярдәмчеләр хәрәкәтенә кушылачак, һәм, әлбәттә, шәһәр яны урманнарының торышы яхшырачак», – диде Кызыл Чишмә мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, «Урман әкиятләре – дендрограффити урманны саклауда» конкурсы проекты авторы Римма Луцкова.
Грант конкурсына барлыгы 54 гариза бирелгән, шулар арасыннан 16 җиңүче билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз