Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Каманың «Адымнар» мәктәбендә йокы урыннары белән озынайтылган көн бүлмәләре булачак
Бүген Түбән Каманың 31 нче микрорайонда төзелеш эшләре «кайный». Стеналары төзелгән уку йорты «Адымнар» дип атала. Сентябрь аенда күптелле белем бирү мәктәбе үзенең беренче укучыларын кабул итәчәк. Уку йорты 1224 урынга исәпләнгән.
Рамил Муллинга мәктәп төзелеше сроклардан алда баруын хәбәр иттеләр. Хәзер биредә бизәү эшләре бара һәм инженер челтәрләре салына. Яңа мәктәптә уку сыйныфлары, спорт залы, китапханә, бассейн гына түгел, башлангыч сыйныф укучылары ял итә ала торган йокы урыннары булган озынайтылган көн бүлмәләре дә булачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Рамил Муллин объектны карап чыкканнан соң, мәктәп эчендә уңайлы шартлар булдыру гына түгел, тирә-юньне дә төзекләндерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Тагын бер мәктәп төзелеше бүген 34 нче микрорайонда бара. Уку йортының төзелеше барышы белән Рамил Муллин да танышты. Мәктәп 38 сыйныфка исәпләнгән. Уку йортларыннан тыш, анда кече һәм зур бассейн, актлар залы, спорт залы булачак. Мәктәп территориясендә мини экстрим-парк урнашачак.
Рамил Муллин эш темпларын арттыру кирәклеген, вакытында өлгертү мөһим булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз