news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан Украинадагы махсус операциягә контракт нигезендә киткән хәрби һәлак булган

Түбән Кама кешесе Равил Рамазанов Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәтендә расладылар.

Контракт белән хәрби хезмәткә киткәнче, Равил күп еллар җирле заводта слесарь булып эшләгән. Хезмәттәшләре аны ярдәмчел һәм игелекле кеше буларак искә ала.

Мәрхүмгә 37 яшь булган. Аның хатыны һәм ике баласы калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100