news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан Тобольск шәһәренә самолет рейсы ачыла

Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан хәзер туры рейс белән Тобольск шәһәренә очарга мөмкин булачак.

Беренче рейс пәнҗешәмбе көнне, 11 августта була. Очышлар атна саен пәнҗешәмбе көнне Bombardier CRJ-200 самолетында «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе тарафыннан башкарылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Самолет Түбән Камадан 10.15 сәгатьтә, ә Тобольскидан 9:20 сәгатьтә очып китә. Очыш вакыты 1 сәгать 55 минут була.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100