news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан өч тоннага якын гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына җибәрелде

Түбән Камадан өч тоннага якын гуманитар йөк махсус хәрби операция зонасына җибәрелде
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.

Йөк мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре соравы буенча җыелган иде. Тартмаларда иң кирәкле әйберләр - киемнәр, гигиена әйберләре һәм дарулар. Бу турыда «НТР 24» телеканалына сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Гуманитар ярдәм төялгән машина бүген урынга килеп җитәчәк. Машинаны Белгород өлкәсенең вакытлыча саклау пунктында бушатачаклар. Аннан ярдәмне хәрби хезмәткәрләргә, шулай ук госпитальләргә таратачаклар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100