news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан мобилизацияләнүчеләргә гуманитар йөк һәм «УАЗ» машинасы китерделәр

Түбән Камада яшәүчеләр иреклеләр һәм мобилизацияләнгән якташлары өчен фронтка ике «УАЗ» автомобиле сатып алып озатты. Бер машинаны Ростов өлкәсенә китерделәр, ә икенчесен кичә Белгородта тапшырдылар.

«Гуманитар ярдәм перчатка, балаклава, кофта, термокием, әбиләр бәйләгән оекбаш, салфетка, дарулар, эчәргә яраклы суны үз эченә ала. Кышкы чорда нәкъ менә шушы әйберләргә өстенлек бирергә уйладык. Гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 1,5 тонна тәшкил итте», - дип белдерде «Татар-информ» агентлыгына Түбән Кама волонтерлары ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Булат Әюпов.

Мобилизацияләнгән гражданнар ярдәм кулы сузганнары өчен хакимият, предприятиеләр һәм битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде.

«Кадерле түбәнкамалылар, бүген гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясе килде. Түбән Кама районы башлыгына, шәһәр халкына һәм предприятиеләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Безгә ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Без – бергә!» - дигән рәхмәт сүзләрен җиткерде мобилизацияләнгән гражданнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100