news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камадан контракт белән хәрби хезмәткә киткән 23 яшьлек егет Украинада һәлак булган

Түбән Камадан контракт белән хәрби хезмәткә киткән 23 яшьлек егет Украинада һәлак булган
Түбән Кама районы матбугат хезмәте

Украинадагы махсус хәрби операция вакытында Түбән Камадан контракт нигезендә хәрби хезмәткә алынган 23 яшьлек Антон Тедиков һәлак булган. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин, Түбән Кама шәһәр советы, район советы, район һәм шәһәр башкарма комитеты вәкилләре мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Чын солдатның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бу – тулыландырып булмый торган югалту, һәм бу кайгыны һәлак булган сугышчының туганнары белән бергә кичерәбез. Ватан героена мәңгелек дан», – диелә кайгы уртаклашуда.

Антон Тедиков Түбән Кама районының Городище авылында 1999 елда туган. 1-7 сыйныфларда Түбән Кама районының Кармалы урта мәктәбендә, 8-9 нчы сыйныфларда 34нче гимназиядә белем ала. 9 сыйныфтан соң Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллиятенә укырга керә. Аны 2019 елда тәмамлый.

Хәрби хезмәтне Уссурийск шәһәрендә уза, 2022 елның 6 гыйнварында контракт төзи һәм Белогорск шәһәренә күчерелә. Икмәк пешерә торган күчмә заводны тәэмин итү бүлегендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Өендә аны әтисе һәм әнисе, абыйсы көткән.

Антон Тедиков белән хушлашу мәрасиме 6 июльдә 11.00 сәгатьтә Җиңү монументы янында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100