news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләрне велоквестта катнашырга чакыралар

Түбән Камада яшәүчеләрне велоквестта катнашырга чакыралар
Фото Түбән Кама муниципаль районы сайтыннан

«Түбән Кама нефтехим» 22 майда Нефтехимиклар паркында 11 сәгатьтә «Төнге дозор» уены форматында Түбән Кама буенча велоквест уздыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы сайтында хәбәр ителә.

«Педальләр әйләндерергә, табышмакларга җавап табарга яратучыларны һәм фикердәшләр даирәсендә велосипедта вакытны күңелле үткәрергә теләүчеләрне чакырабыз. Велоквест – яраткан шәһәребез һәм безнең предприятие турында күбрәк белергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үтә оештыручылар.

Катнашу шартлары: «ВКонтакте» социаль челтәрендәге Түбән Кама нефтехимның рәсми төркеменә язылырга https://vk.com/nknh_sibur;  велоквест турында язманы табарга һәм гариза формасын тутырырга: команда исеме, ФИА ис., туу датасы, эш урыны, команда капитаннарының телефон номерлары; оештыручылардан раслау көтәргә.

Шулай ук биремнәрне алу өчен үз сәхифәң ачык булырга тиеш. Квестта катнашучы һәр кешенең шәхси велосипеды, ә командаларның, ким дигәндә, интернетка керү мөмкинлеге булган бер смартфоны булырга тиеш. Команда стартта шәхси хәбәрләрдә 10 табышмак исемлеге алачак. Һәр табышмакта Түбән Кама нефтехим яки химия сәнәгате белән бәйле ниндидер урын яшерелгән.

Бу табличкада факт белән сан яшерелгән, аны табарга, язып алырга яки истә калдырырга һәм барлык локацияләрне узарга. Йомгаклау санын оештыручыларга финишта хәбәр итәргә кирәк.

Квестны барысыннан да тизрәк үткән һәм финал санны дөрес әйткән команда җиңүче була. Җиңүче командалар спорт кибетенә сертификат белән бүләкләнәчәк: 1 урын – 50 000 сум, 2 урын – 30 000 сум, 3 урын – 15 000 сум.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100