news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүчеләргә эшкә велосипедта килергә тәкъдим итәләр

Түбән Камада яшәүчеләргә эшкә велосипедта килергә тәкъдим итәләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Җомга көнне, 20 майда, Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Эшкә велосипедта» Бөтенроссия акциясе узачак. Акция көндәлек эшләр буенча велосипедта йөрүнең җиңел һәм уңайлы булуын, моның өчен махсус кием яки әзерлек таләп ителмәвен күрсәтергә тиеш.

Узган ел «Эшкә велосипедта» акциясе Россия Федерациясенең 35 субъектында узды. Аңа 400дән артык компания кушылды, алардагы хезмәткәрләрнең гомуми саны 1 миллионнан артык кеше тәшкил итте. Түбән Камада акция елга ике тапкыр уза. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Оештыручылар барлык катнашучылар өчен дә күңелле сюрприз әзерләде. Шәһәр һәм районның биш ноктасында барлык велосипедчыларга җиләк-җимеш һәм зур булмаган сувенирлар таратылачак.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100