news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада яшәүче Александр Мельников «Барс-13» батальонына гуманитар ярдәм китерде

Түбән Камада яшәүче Александр Мельников «Барс-13» батальоны солдатларына гуманитар ярдәм китерде. Алар хәзер Лиман чолганышында стратегик позицияләрнең берсен били. Соңгы атнада Кызыл Лиманда вазгыять бик авыр дип бәяләнде.

Александр Мельников моннан берничә ай элек Украинадан кайтты, ул анда үз теләге белән киткән иде. Ветераннарның «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге белән берлектә һәм Түбән Кама мэриясе, территориаль иҗтимагый үзидарә советы ярдәмендә алар солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыю буенча тәүге акция үткәрде.

Гуманитар ярдәмгә дарулар, генераторлар, җылы әйберләр, азык-төлек керә. Барлыгы өч тонна йөк җыелды. Солдатлар битараф булмаган гражданнар һәм Түбән Кама мэриясенә рәхмәт белдерде. «Бик зур рәхмәт! Җиңү безнең якта булачак!» - диде алар.

Мобилизацияләнгән гражданнарга теләгән һәркем кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә ала. Түбән Кама хакимиятендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, кешеләр актив рәвештә әйберләр һәм азык-төлек китерә. Шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю буенча 13 пункт эшли. Түбән Кама эшкуарлары, шулай ук Кече һәм урта бизнес берлеге әгъзалары акциядә беренчеләрдән булып катнашты.

«Бакелит» полимер материаллар заводы хуҗалары Альберт Мотыйгуллин һәм Фәнияр Закиров - 153 җылыткыч, эшкуар Илдар Гыйлемханов, «СИМПЛ» компаниясе - киҗе-мамыктан тегелгән 200 перчатка, «Дровосек» кибете хуҗасы Евгений Афанасьев 10 газ горелкасы һәм газ тутырылган 50 баллон, Түбән Каманың Кече һәм урта бизнес берлеге президенты Руслан Шурпаев 20 пар аяк киеме тапшырды.

Россия 24 февральдән Украинада махсус хәрби операция үткәрә – РФ Президенты Владимир Путин бу көнне аның башлануы турында игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100