news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Яшь эшмәкәр мәктәбе» белем бирү проектында катнашучылар бүләкләнде

Түбән Камада «Яшь эшмәкәр мәктәбе» белем бирү проектында катнашучылар бүләкләнде
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада «Яшь эшмәкәр мәктәбе» белем бирү проектына йомгак ясадылар. Аны Түбән Кама эшмәкәре, Түбән Кама муниципаль районында эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Илнар Сираев оештырды.

Әлеге проект агымдагы елның февралендә старт алды. Аның кысаларында балалар өчен эшмәкәрлек күнекмәләренә һәм финанс грамоталык нигезләренә түләүсез өйрәтү оештырылды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Мондый белемнәрне балачакта ук бирергә кирәк. Бу балаларда яшь чактан ук ирекле, бәйсез һәм үз-үзенә ышана торган булырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Илнар Сираев.

Нәтиҗәдә, үз проектларының бизнес-стратегияләрен яклауга 16 кеше барып җитте. Иң уйланылган, кызыклы эшләрнең авторлары акчалата призлар белән бүләкләнде.

Мәктәпнең дүрт катнашучысы унар мең сум акча алды. Морат Шәехов – фудтрак базасында коймак әзерләү һәм сату буенча бизнес оештыру идеясе өчен, ә Владислав Согрин – авторлык татлы ашамлыклар сату проекты өчен бүләк алды. Камил Мәүлин күңел ачу йорты гына түгел, ә батут фристайлны сикерүе буенча күнегүләр өчен  батут үзәген ачарга тәкъдим итте. Эдуард Куприянов качышлы уенына нигезләп төзеләчәк квест-студия булдырырга тәкъдим итте.

Өч кыз 20шәр мең сум акча алды. Авелина Сидорова остаханә ачарга булган, ул анда шәмнәр ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Ирина Коровина чәчәкләр салоны ачарга планлаштыра, ә Дарья Харитонова чәчәкләр кибете турында хыяллана.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100