Түбән Камада «Беренче эш урыны» программасы узачак. Бу хакта шәһәрнең мәшгульлек үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
2022 елны тәмамлаучылар өчен булдырылган программа - уку йортында алган белемне һәм осталыкны күрсәтергә, тәҗрибә һәм күнекмә алырга, һөнәрнең үзенчәлеген үзләштерергә, даими эш урынына эшкә урнашырга мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, программада катнашучылар икеләтә финанс ярдәм – эш бирүчедән хезмәт хакы һәм төбәк бюджетыннан матди ярдәм алачак.Тулырак мәгълүматны 42-68-00 һәм 41-07-00 телефоннары аша белергә була.