news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада сәләтле балалар фестивале була

Түбән Камада сәләтле балалар фестивале була

Бүген, 26 майда, 16.00 сәгатьтә Нефтехимиклар паркында сәләтле балалар фестивале узачак. Уку, спорт һәм сәнгатьтәге уңышлары өчен 275 яшь түбәнкамалы билгеләп үтеләчәк. Аларга акча сертификатлары һәм дипломнар тапшырылачак.

2007 елдан бирле ел саен Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты укуда, спортта һәм сәнгатьтә аерым сәләтләр күрсәткән укучыларны, шулай ук аларны әзерләгән педагогларны бүләкли. Мондый форматта бүләкләү беренче тапкыр узачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бу уку елында 4 сыйныфтан 11 сыйныфка кадәр 19,5 меңнән артык укучы олимпиадаларда катнашты – бу районның барлык укучыларының 60 проценттан артык.

Ел нәтиҗәләре буенча муниципаль этап җиңүчеләре һәм призерлары булган 4 310 укучы арасыннан 312 укучы төбәк этабына чакырылган һәм Түбән Камага 179 призлы урын алып кайткан, аларның 24е Бөтенроссия олимпиадалар этабына чакырылган һәм шуларның 8 е призлы урыннар белән кайткан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100