news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама депутатлары сәламәтлекләре чикле кешеләр белән ишегаллары ремонтын карады

Түбән Кама депутатлары сәламәтлекләре чикле кешеләр белән ишегаллары  ремонтын карады
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама шәһәр Советының шәһәр инфраструктурасын үстерү буенча даими комиссиясенең күчмә утырышы булып узды. Күчмә утырышта «Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалдын комплекслы төзекләндерү, квартал эчендәге юлларны ремонтлау, шул исәптән сәламәтлекләре чикле кешеләр өчен шартлар тудыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Комиссия биш объектта булды: кайбер ишегалларында ремонт ясалган, кайберләре төгәлләнү алдында тора. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Без бүген депутатлар корпусын, «Рубаха» инклюзив арт-кластеры вәкилләрен, «Наш двор» программасы буенча реконструкция үткәрелгән ишегалларында уңайлы мохит мәсьәләләренә игътибар бирү өчен чакырдык. Бу эш барлык теләкләрне һәм җитешсезлекләрне подрядчыларга җиткерү өчен алып барыла. Бу бик мөһим, чөнки документлар буенча барлык таләпләр, аспектлар үтәлгән кебек, ә чынбарлыкта - киресенчә», – диде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Чыннан да, күп кенә ишегалларында уңайлы мохит булдырылган. Тик еш кына я пандуслар юк, я шундый текә юл ясалган, хәтта сәламәт кешегә дә бу юлларда йөрү җиңел булмаячак. Моннан тыш, биредә яшәүчеләрнең киләчәккә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен дә мәйданчыклар булдыру буенча тәкъдимнәре бар. Ишегалларының берсендә таганнар шундый биеклеккә урнаштырылган ки, хәтта комиссиянең өлкән кешеләре дә аларга утыра алмаган.

«Конкрет ишегалды программасы формалашкач, бу процесска сәламәтлекләре чикле кешеләрне һәм проблеманың асылын аңлаган белгечләрне җәлеп итәргә кирәк. Эш башкарылган, җитешсезлекләр калган. Без барлык тәкъдимнәрне дә теркәп, алга таба эштә исәпкә алынсын өчен, җаваплы затларга җиткерәчәкбез», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100