Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр» декадасын уздырачаклар
Түбән Камада һәм районда 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышланган Инвалидлар декадасы старт ала. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама Социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова сөйләде.
Бүген безнең муниципаль районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 17 меңнән артык (17 870) кеше яши, шуларның 933е - балалар. Декада кысаларында 240тан артык төрле чара үткәреләчәк. Аларның күбесе мөнәсәбәтле киртәләрне бетерүгә, олыларның һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның уңышларын һәм казанышларын күрсәтүгә юнәлтелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Инвалидлар декадасында безнең муниципаль районда яшәүче һәркем шәфкатьлелек һәм игелеклелек, игътибарлылык һәм кайгыртучанлык күрсәтер, дип чын күңелдән ышанасы килә», - диде Светлана Романова.
Түбән Камада инвалидларга ташламалы көнкүреш хезмәте күрсәтеләчәк: чәчтарашханәләр инвалидларга 1 һәм 2 декабрьдә ташламалы бәяләр буенча хезмәт күрсәтәчәк,ә шәһәр мунчасы – 1, 6,7 һәм 8 декабрьдә. Кама Аланы бистәсендә яшәүче инвалидлар 7 һәм 8 декабрьдә мунчага бушлай керә ала, ә 6 декабрьдә ташламалы бәяләрдән чәч кистерә алачак.
Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрьдә Мәшгульлек үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе оештырылачак. Шулай ук 6 һәм 7 декабрьдә инвалидлар өчен социаль адаптация һәм психологик ярдәм чаралары уздырылачак.
Декаданың йомгаклау чарасы – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең «Йөрәктән йөрәккә» дигән традицион гомумшәһәр фестивале һәм сәнгать-гамәли иҗаты күргәзмәсе. Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 13.00 сәгатьтә була.
«Бу декаданың иң төп бурычы - безнең «сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр»нең сәләтле булуын күрсәтү. Барлык җитәкчеләрнең дә мөмкин булганча актив катнашуларын сорыйм. Шулай ук бездә иҗтимагый кабул итү бүлмәсе базасында шәхси кабул итүләр декадасы узачак, анда теге яки бу мәсьәләләр буенча киңәшләшергә була», – диде Түбән Кама мэрының урынбасары Марина Камелина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз