news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада машина-төзелеш техникумы төзү планлаштырыла

Түбән Камада машина-төзелеш техникумы төзү планлаштырыла
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама Советлар йортының кече залында Татарстан икътисадына федераль акча җәлеп итү буенча эш төркеменең күчмә утырышы булды. Анда катнашучылар Түбән Камада Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларын укыту һәм предприятиеләргә квалификацияле кадрлар җәлеп итү максатында машина-төзелеш техникумы булдыру белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышты.

Утырышта РФ Дәүләт Думасы депутатлары Олег Морозов һәм Айдар Метшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев, ТР икътисад министры урынбасары Юлай Миңнуллин катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Эшче төркем утырыш кысаларында Түбән Кама районының 2023 елга юнәлешне үстерү перспективалары һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе эшчәнлеге турында фикер алышты. Шулай ук Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча башлангыч нәтиҗәләр ясалды. 

Делегация шулай ук «Түбән Кама» сәнәгать паркы территориясендә булды, анда кунаклар резидент-компанияләренең эше һәм үсеш планнары белән танышты.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100