news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе август ахырына кадәр дәвам итә

Түбәнкамалылар яңа уку елына балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм итә ала. Традиция буенча Түбән Камада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе башланды.

«Веста» үзәгендә 500дән артык гаилә исәптә тора. Алардан 200гә якын бала мәктәпкә барачак. Аларның барысына да иң кирәкле әйберләрне бүләк итәргә туры киләчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Татьяна Меретьякованың биш баласы бар. Өчесе - мәктәп укучылары. Саша беренче сыйныфка бара. Хатын-кыз балаларны ялгызы тәрбияли. Яңа уку елына 3 баланы җыю аңа җиңел түгел. Гаилә ел саен «Веста»үзәгенә мөрәҗәгать итә. Аларга мәктәп формасы, портфель, канцтовар бүләк итәләр.

Мохтаҗ гаиләләргә түбәнкамалылар да да ярдәм итә ала. «Веста» үзәгенә мәктәпкә кирәк булган әйберләрне: форма, аяк киеме, итекләр, спорт костюмнары, портфельләр, китаплар һәм канцтоварлар алып килергә мөмкин. Акция август ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100