news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада кадетлар корпусы өчен яңа китаплар сатып алдылар

Түбән Камада кадетлар корпусы өчен яңа китаплар сатып алдылар
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Камада Советлар Союзы Герое Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы китапханә фонды яңа әдәбият белән тулыланды.

Барлыгы 130 яңа китап килде. Аларны «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү компаниясе сатып алды. Кадетлар өчен китапханә күптән ял итү үзәгенә әверелде. Монда алар буш вакытларын үткәрә. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Яңа китаплар арасында - матур әдәбият, тарихи әдәбият, белешмәлекләр, шулай ук хәрби тарихи басмалар бар.

«ТАИФ-НК» АҖ өчен мондый акция беренчесе генә түгел. Нефть эшкәртү предприятиесе кадетлар белән күп еллар дәвамында җылы, дустанә мөнәсәбәттә тора.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100