news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде

Түбән Камада иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс башланды. Бу хакта шәһәр җитәкчеләренең атналык планеркасында территориаль иҗтимагый үзидарә советы җитәкчесе Әлфинә Сөнгатуллина хәбәр итте.

Быел конкурста берьюлы сигез номинация тәкъдим ителде: «Яңа ел серпантины» — биналарның, агачларның һәм коймаларның фасадларын комплекслы яктырту; «Йортымда Яңа ел бизәлеше» — йорт яны территорияләрен бизәү;«Минем тәрәзәдә Яңа ел» — учреждение һәм оешмаларның тәрәзәләрен бизәү; «Тылсымлы әкиятләр, кышкы хыяллар» — фойе , биналарның рекреация зоналары бизәлеше. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук «Яңа ел белән! Без сезгә бик шат!» — сәүдә залларын бизәү; «Яңа ел баскычы-2023» — подъездны бәйрәмчә бизәү; «Минем тылсымлы кышкы шәһәр!» фотосурәт конкурсы; «Ретро стильле Раштуа чыршысы» — оешмаларда, урамда яки йортларда чыршы бизәү номинацияләре дә тәкъдим ителде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100