news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада фин-угыр мәдәнияте фестивале була

17 майда Түбән Кама Халык иҗаты йортында "Без фин-угырлар, без бер гаилә!» фин-угыр халыклары мәдәнияте фестивале узачак

Фойеда мордва, удмурт, мариларның мәдәнияте, көнкүреш әйберләре, фотографияләр, китаплар күргәзмәсе, милли ашлар презентациясе, биюләр һәм уеннар була. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Халык иҗаты йортының концертлар залында Чаллыдан «Марий Сем» фольклор ансамбле, Менделеевскидан «Эрвел» мари җыры ансамбле, Түбән Камадан «Кизили» удмурт җыры, «Нардуган» һәм «Тулпар» җыр һәм бию ансамбльләре чыгыш ясаячак.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100