Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада эшләүче яшьләр форумы булды
Түбән Камада лидерлар һәм активистлар җыелды. Республика форумына Татарстанның 13 районыннан 210 катнашучы килде. Форум «Яшь белгечләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары» темасына пленар дискуссия белән ачылды.
Форум дәвамында республиканың эшләүче яшьләре мастер-классларда, уеннарда катнашты, «Түбән Кама Нефтехим» һәм башка предприятиеләрдә булды, социаль проектлау күнекмәләренә өйрәнде һәм Татарстан яшьләренең эше, тормышы белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр берлегенә сылтама белән Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Форумны ябу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов чыгыш ясады. Үз чыгышында форумны Түбән Кама җирендә үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Яшьләр сәясәтенә, яшьләргә игътибарлы булырга кирәклеге турында еш ишетәбез. Хәзер иң мөһиме: болар сүздә генә калмасын иде. Моның өчен инфраструктура, эш урыннары, креатив мохит булдыру буенча эш алып барырга кирәк», – диде ул.
Видеомөрәҗәгать форматында Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов чыгыш ясады: «Сез - илебезнең штурвалын кулына алачак буын. Бу хисне үзегез өчен бик нык өйрәнергә тиеш. Илебезнең, республикабызның киләчәге сезнең үз һөнәрегездә никадәр көчле булуыгызга бәйле».
Форум азагында тантаналы рәвештә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Шулай ук активистлар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Чыганак: Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының яшьләр берлегеБу хакта тулырак: https://tat.e-nkama.ru/news/758/109076/© Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз