news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада елга теплоходы 15 августтан йөри башлый

Түбән Камада елга теплоходы 15 августтан йөри башлый
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

15 августтан Түбән Камада теплоходта йөрергә мөмкин булачак.

Түбән Камада «Кристалл» елга теплоходында Кама буйлап экскурсия сәяхәтләре башлана. Бер сәгать дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары матур күренешләр белән хозурлана һәм Түбән Кама тарихы турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алачак.

Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, «Речфлот» ҖЧҖ тарафыннан тәкъдим ителгән «Кристалл» теплоходы 110 урынга исәпләнгән. Ул эш көннәрендә 12.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр йөриячәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100