Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Камада ДНР һәм ЛНР халкы өчен бәйләнгән әйберләр җыю оештырыла
Түбән Каманың кул эше осталарын Донбасска ярдәм итү акциясенә кушылырга чакыралар.
«Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе август ахырына кадәр җылы бәйләнгән әйберләр җыя. Барлык җыелган әйберләр Ростов өлкәсендәге ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләргә һәм мохтаҗ балаларга тапшырылачак. Бу хакта үбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Сезнең үз өлешегезне кертү һәм ярдәм кулы сузу мөмкинлегегез булса, без сезнең бүләкләрегезне Студентлар ур., 9 адресы буенча кабул итәргә шат булачакбыз», - дип язалар акцияне оештыручылар.
Тулырак мәгълүматны 41-71-95 телефоны буенча белешергә була (эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз