news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында территорияләрне төзекләндерәләр

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы кысаларында территорияләрне төзекләндерәләр

Түбән Кама шәһәрендә быел «Безнең ишегалды» программасы буенча 69 ишегалды төзекләндереләчәк. 17 объектта эшләр тулы куәтенә бара, тагын 11 объектта эшләр тәмамланган диярлек. Әйтик, Төзүчеләр проспектындагы 36 һәм 38 нче йортлар янындагы ишегалды сизелерлек үзгәрде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Ишегалларын комплекслы төзекләндерү күздә тотыла, - дип искәртте «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру бүлеге башлыгы Тәфкил Әхмәтшин. – Бу ишегалдындагы юлларга, тротуарларга асфальт җәйделәр, балалар һәм спорт комплекслары мәйданчыклары әзерләнде. Эскәмияләр, чүп савытлары һәм тышкы утлар урнаштырасы калды. Шулай ук территорияне дә төзекләндерәсе бар».

Җитәкче сүзләренчә, комплекслы төзекләндерү һәрвакыт халык мәнфәгатен искә алып башкарыла. Эш башланыр алдыннан һәр ишегалдында фикер алышулар бара. 

«2020 елдан безнең республикада «Безнең ишегалды» программасы старт алды, ул биш елга исәпләнгән. Түбән Кама муниципаль районы территориясендә барлыгы 643 ишегалды, шуларның 258е ремонтка мохтаҗ. Программа тәмамланганчы, аларны тиешле хәлгә китерербез дип өметләнәм», – дип өстәде Тәфкил Әхмәтшин.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100