news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү мәсьәләләрен өйрәнәләр

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү мәсьәләләрен өйрәнәләр
Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айназ Ярмиев, «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасы департаменты, идарәче компанияләр вәкилләре катнашында күчмә киңәшмә узды.

Киңәшмәнең максаты «Безнең ишегалды» программасы буенча комплекслы төзекләндерү мәсьәләләрен һәм идарәче компанияләр хезмәт күрсәтә торган ишегалларында булган проблемаларны өйрәнү. Киңәшмәдә катнашучылар берничә объектта булды, кайбер ишегалларында узган ел ремонт ясалган, кайберләре соңгы этапта. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Нигездә, барысы да яхшы хәлдә. Түбәнкамалыларның төзелгән һәм башкарылган эшләргә җаваплырак карауларын теләр идек. Еш кына балалар маркерлар һәм баллоннар белән балалар мәйданчыкларында рәсем ясыйлар, спорт корылмаларын ваталар», – «Безнең ишегалды» архитектор-шәһәр төзүчесе Олег Гордиенко.

«Конкрет ишегалды программасы формалашкач, бу процесста проблеманың асылын аңлаган кешеләрне һәм белгечләрне җәлеп итәргә кирәк, - дип ассызыклады Айназ Ярмиев. - Без барлык тәкъдимнәрне дә теркәп, алга таба эштә исәпкә алынсын өчен, җаваплы затларга җиткерәчәкбез».

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100