news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада «Ак калфак» оешмасының күчмә утырышы булды

Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Камада «Шәхесләр белән бизәлә туган як тарихлары» дип исемләнгән күчмә утырышы узды. Илнең 9 төбәгеннән, республиканың 23 районыннан килгән кунаклар оешманың Түбән Кама бүлеге эше белән танышты, үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Бу хакта «Туган як» сайтында хәдәр ителә.

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Түбән Кама бүлеге төрле чаралар аша милли гореф-гадәтләрне торгызу, хатын-кызның җәмгыятьтәге урынын билгеләү, аны төрле яктан килгән зат итеп күрсәтүне максат итеп куя. Ә күчмә утырыш төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләр белән таныштырып, алар үрнәгендә үсеп килүче буында милли үзаң, патриотик хисләр тәрбияләүне максат итеп куйган чараларны берләштерде.

Очрашу районның Ташлык авылына экскурсия белән башланды. Юлда барганда кунакларга Түбән Кама шәһәре һәм районының тарихы, аның данлыклы шәхесләре турында сөйләделәр. Кунакларны Ташлык авылында гармунчылар ансамбленә кушылып, җыр белән авылның киң күңелле халкы каршы алды. Милли ризыгыбыз чәкчәктән авыз иткәч, ханым-туташларны, төркемнәргә бүлеп, авыл мәчете, балалар бакчасы, китапханә һәм туган якны өйрәнү музее эше белән таныштырдылар.

Оешма әгъзаларының Түбән Камага эш сәфәре «Адымнар» күптелле мәктәбендә пленар утырыш белән тәмамланды. «Ак калфак»ның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина оешманың башкарылган эшләренә, ирешелгән уңышларына тәфсилле анализ ясады. Утырышның иң күңелле мизгелләре, мөгаен, телем, милләтем, дип янып яшәгән, бу өлкәдә зур эшләр башкарган ханымнарны бүләкләү тантанасы булгандыр.

Бүлек эшен «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова да югары бәяләде. Үз чыгышында гаилә учагын саклауда, балалар тәрбияләүдә хатын-кызның роле зур булуны билгеләп үтте, бала күңелендә туган телгә мәхәббәт хисен сабый бишектә ятканда ук сеңдерү кирәклеген ассызыклады.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100