Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама янындагы авылда канализация чокырында ике кеше үлгәннән соң җинаять эше ачылды
Түбән Кама шәһәре янындагы Каенлы авылында ике эшченең канализация чокырында һәлак булуына бәйле җинаять эше кузгатылган. Ул «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча ачылган. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.
Ир-атлар күкертле водород белән агуланган.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига бүген иртән Каенлы авылында булды. Әлегә билгеле булган мәгълүматларга караганда, коммуналь оешманың өч хезмәткәре канализация коесын чистарту белән шөгыльләнгән һәм бер-бер артлы аңнарын югалткан. Эшчеләргә ярдәмгә бу авылда яшәүче кеше килә, әмма ул да аңын югалтып, коега төшеп китә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кешеләрне чокырдан чыгарган. Кызганычка, ике кеше һәлак булган. Тагын ике кешене хастаханәгә илткәннәр.
Беренчел мәгълүматлар буенча, эшчеләр индивидуаль саклану чараларын кулланмаган. Тиешле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.
Фаҗига факты буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү оештырды. Моннан тыш, кешеләр үлеменә бәйле җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосында контрольгә алынды, дип хәбәр итте ТР прокуроры ярдәмчесе Яна Невмержицкая.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз