Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама янында канализация чокырында агуланган тагын бер эшче хастаханәдә вафат булган
Юынтык сулар чокырында күкертле водород белән агуланып зыян күргән эшчеләрнең берсе Түбән Кама хастаханәсендә вафат булды. «Татар-информ»га бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Моңарчы «Татар-информ» иртән Каенлы авылында канализация чокырына өч эшче төшеп китүен язган иде. Алар аңнарып югалтып егылган. Эшчеләргә бу авылда яшәүче кеше ярдәм итмәкче булган, әмма ул да аска төшеп киткән.
Ике кеше урында ук үлгән. Тагын икесен Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз