news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама укучылары Россия солдатларына хат язды

Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан Россия солдатлары Түбән Кама укучыларыннан хат алды. Түбән Кама балалары Россия гаскәрләренә ярдәм йөзеннән «Солдатка хат» акциясендә катнашты.

Балалар солдатларга сәламәтлек һәм тиз арада өйләренә кайтуларын теләде, шулай ук тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде. Моннан тыш, хатлардан башка укучылар рәсемнәр һәм тәм-томнар да салды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Кадерле солдат, мин илебездә шундый сакчылар булуы белән бик горурланам! Исән-сау әйләнеп кайт. Тыныч күк йөзе өчен рәхмәт! Илебезне саклаганың өчен рәхмәт! Без сине бик көтәбез. Барыгызга да зур рәхмәт!», - дип язган 1В сыйныфы укучысы Светлана Лебедева үзенең хатында язган.

Шулай ук хәрбиләр Василиса Иванова, Игорь Жидков, Алия Хәбибуллина язган һәм Түбән Камадан килгән башка хатларны да укыды.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100