news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама табибына «Татарстанның Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» билгесе бирелде

Түбән Кама табибына «Татарстанның Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» билгесе бирелде

Түбән Кама наркология диспансерының диспансер-сырхауханә бүлеге мөдире Людмила Львова сәламәтлек саклау системасында югары профессиональлек һәм күпьеллык хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Мактаулы сәламәтлек саклау хезмәткәре» тармак билгесе белән бүләкләнде.

Бүләкне диспансерның баш табибы Марсель Хәбибуллин Медицина хезмәткәре көненә багышланган тантаналы җыелышта тапшырды. Шулай ук медучреждениенең башка хезмәткәрләре дә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Людмила Алексеевна үз һөнәренә менә 39 ел тугры – институтны тәмамлаганнан соң 1983 елда район үзәк хастаханәсендә санитария табибы булып эшли башлый. 4 елдан соң наркодиспансерга психиатр-нарколог булып күчә, ә 2005 елда мөдир итеп билгеләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100