Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Кама студенты Татарстанны Малайзиядәге Халыкара лагерьдә тәкъдим итте
Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студенты София Ячменева Малайзия башкаласы Куала-Лумпурда узган Халыкара яшьләр лагерендә Түбән Кама районы вәкиле булды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
Шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, чара яшь лидерларны дипломатия, медиа, спорт һәм мәдәният өлкәсендә уртак проектлар эшләү өчен берләштергән.
Лагерь программасына тематик мастер-класслар һәм экспертлардан лекцияләр, шулай ук катнашучыларга ике илнең традицияләре белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек биргән мәдәни чаралар кертелгән. София һәм башка катнашучылар дәресләргә йөрүдән тыш, инглиз теле һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләрен камилләштереп, үзләренең мастер-классларын да уздырган.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе, ТР Хөкүмәте, яшьләр дипломатиясе академиясе, «ТР беренчеләре хәрәкәте», шулай ук Халыкара яшьләр үзәге һәм Малайзия яшьләр советы ярдәмендә оештырылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз