Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Түбән Кама районында картинг ярышлары була
Кама Аланының 40 еллыгына багышланган, «Таиф-НК» кубогына картинг ярышлары август ахырында узачак. 12нче ярышларда җитмештән артык спортчы катнашырга планлаштыра. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Оештыручылар кунакларга да сюрпризлар әзерләгән: быел үзенең 60 яшьлек юбилеен «Кама-Мотор-Спорт» узыш командасы җитәкчесе, автоспорт династиясенә нигез салучы, халыкара класслы спорт мастеры, СССР чемпионы һәм Европа чемпионаты этаплары җиңүчесе Николай Жаворонков билгеләп үтә.
Халыкара һәм бөтенроссия ярышларында катнашучы болидлар техник ярдәм күрсәтү автомобильләрен күргәзмә-экспозициядә тәкъдим итәчәк, алар белән теләгән һәркем таныша ала.
Картинг узышлары белән беррәттән махсус автокросс мәйданчыгында Түбән Кама җирендә автоспортка нигез салучыларның берсе кубогына ярышлар да уздырыла.
Ярышлар 20 августта Кама Аланындагы автодромда (Боз спорт сарае территориясе) узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз