news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Түбән Кама районында канализация коесына төшкән дүрт эшченең икесе һәлак булган

Түбән Кама районында канализация коесына төшкән дүрт эшченең икесе һәлак булган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Түбән Кама янындагы авылда канализация коесына төшкән ике эшче һәлак булган. Тагын икесе зыян күргән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм машинасында Түбән Каманың Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр.

  • «Татар-информ» Түбән Камадан ерак түгел урнашкан авылда эшчеләрнең канализациягә төшүен һәм аларның исән булуларында шикләнүләрен хәбәр иткән иде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100